Легаль булмаган алкоголь продукциясен сату каналлары ябылды

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2024 елның октябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча һәм Кукмара районнары буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә легаль булмаган алкоголь продукциясен сату каналын яптылар. «Тикшерү сатып алулары» чарасы барышында Кукмара шәһәрендә яшәүче граждан Р., Арча районының Носы авылында яшәүче граждан Т., Арча районының Югары Пошалым авылында яшәүче граждан Ш. тарафыннан шәхси хуҗалыктан самогон сату факты ачыкланды. Нәтиҗәдә 9,12 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе сатып алынган.  Әлеге фактлар буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International