М-5 федераль трассасында урнашкан сәүдә объектларында укыту чаралары уздырылды

2024 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Баулы муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъва белдерү срокларын һәм таләпләрен аңлату максатында чаралар үткәрәләр. Моннан тыш, мондый чаралар кысаларында шәхси эшмәкәрләргә һәм аларның хезмәткәрләренә көчле алкоголь һәм сыра сату өлкәсендә эш тәртибе аңлатыла. Шәхси эшмәкәрләргә алкоголь продукциясен сатканда «Честный знак» системасы һәм ЕГАИС аша мәҗбүри эшләү турында, шулай ук әлеге продукциягә барлык озату документлары булу кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Территориаль орган хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары белән берлектә районның М-5 трассасында урнашкан сәүдә объектларында укыту чаралары үткәрде.

Мондый очрашулардан соң бизнес вәкилләре Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан бирелә торган аңлатмаларның актуальлеген билгеләп үттеләр һәм мондый чараларны даими рәвештә уздыру кирәклеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International