Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чирмешән муниципаль районында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов үткәрде. Кабул итү барышында кулланучыга консультация ярдәме күрсәтелде. Мөрәҗәгать итүче пластик тәрәзәләр ясау һәм урнаштыру турында килешү төзегән, бөтен сумманы түләгән.
- Нәтиҗәдә, эшләрне башкаручының тапшыру срогы бетте. Минем килешүне өзәргә һәм акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хакым бармы? дип сорый ул.
Кулланучыга закон нигезендә аңлатмалар бирелде:
- Бу очракта кулланучының хокуклары «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 статьясы нигезләмәләре белән якланган. Күрсәтелгән статья нигезендә, әгәр башкаручы эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозган булса, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
- башкаручыга яңа срок билгеләргә;
- эшне тиешле бәягә башкаруны (хезмәт күрсәтүне) өченче затларга йөкләргә яисә аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә;
- эш башкарган (хезмәт күрсәткән)өчен бәяне киметүне таләп итәргә;
- эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.
Эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы шартнамәне үтәүдән баш тартканда, башкаручы, кулланучы башкарылган эшне (күрсәтелгән хезмәтне) кабул иткән очрактан тыш, эшне башкару (хезмәт күрсәтү) процессында башкарылган чыгымнарын, шулай ук башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) өчен түләүне каплауны таләп итәргә хокуклы түгел. Моннан тыш, эшне башкаруның билгеләнгән сроклары бозылган очракта, кулланучы неустойка түләтүне таләп итәргә хокуклы.
Әгәр кулланучы мәсьәләне судка кадәр тәртиптә җайга салырга карар кылган икән, таләпне бәян итеп дәгъва язарга һәм башкаручыга җибәрергә кирәк. Әгәр сорау ирекле рәвештә хәл ителмәсә, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.