Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итү уздырдылар.
Сыйфат - Россиянең көчле икътисадының һәм аның гражданнарының чәчәк атуының нигезе ул, кешеләрнең иминлегенә ирешүгә ярдәм итә, аларның үз-үзләрен тормышка ашыру һәм талантларын ачу өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Очрашу гражданнарны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыру, көндәлек тормышта үз хокукларын яклауның дөрес ысулларын үзләштереп, кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен ничек яклауларын күрсәтү максатында уздырылды.
Кабул итү вакытында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлаешлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Сатучы белән кулланучы арасында барлыкка килә торган конкрет бәхәсле ситуацияләрне һәм аларны хәл итү ысулларын карадылар.
Очрашу эчтәлекле һәм файдалы узды. Кешеләр юридик яктан белемлерәк булсын өчен, территориаль орган хезмәткәрләре кулланучылар өчен белешмәләр өләштеләр.