Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге гражданнарга мәгълүмат җиткерү һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, халыкның төрле төркемнәре арасында кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү чаралары үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе хезмәткәрләре белән брлектә «Квартал» сәүдә комплексында чара үткәрделәр.
Катнашучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта шикаятьләр (дәгъвалар) бирү тәртибе аңлатылды, аларны карау сроклары турында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә сөйләделәр.
Моннан тыш, тыңлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән актуаль темаларга брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.