Буа шәһәрендә күпфункцияле үзәктә сыйфат көне

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәгенең Буа филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле уздырды.

Әлеге чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның грамоталылыгын арттырудан гыйбарәт, бу гражданнарга үзләренең бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алуга үз хокукларын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематикалы буклетлар урнаштырылды һәм территориаль орган визиткалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International