Яшел Үзән сөт комбинатының фирма кибетендә укыту чарасы узды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ - Татарстанның ярты гасырлык тарихы булган азык-төлек сәнәгате лидерларының берсе. Предприятие үз бренды астында 110 дан артык продукция җитештерә.  Барлык продукциянең югары сыйфатына алдынгы технологияләр һәм җитештерү процессларын катгый контрольдә тоту нәтиҗәсендә ирешелә. Сөт, әче сөт продуктлары, атланмай, сырлар – болар барысы да ЗМКда җитештерелә. Барлык продукция мәҗбүри сертификация уза, көн саен стандартка туры килү-килмәве тикшерелә.

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында, 2024 елның 11 ноябрендә Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре шәһәрнең фирма кибетләренең берсендә булдылар.  Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон сатучыны продукциянең сыйфатын җентекләп күзәтергә мәҗбүр итә, ә кулланучыларга тәкъдим ителә торган товарлар зыян китерү ихтималын булдырмаска тиеш, дип искәрттеләр.

 Сөт продукциясен саклау шартларына аерым тукталдылар. Барлык сөт продукциясе төргәктә күрсәтелгән температурада сакланырга тиеш. Теләсә нинди суыткыч витринада термометр булырга тиеш.

Кулланучыга сәүдә залында сөт майларын алмаштыручы булмаган файдалырак сөт продукциясен сайлау җиңелрәк һәм тизрәк булсын өчен, сатучы түбәндәге бурычларны үтәргә тиеш:

- сөт, сөт составлы һәм сөтле продуктларны урнаштыру күрсәтелгән продуктларны башка азык-төлек продуктларыннан визуаль рәвештә аерып алырга мөмкинлек бирә торган ысул белән (мәсәлән, аерым суыткыч җайланмаларга, мондый продукция өчен бүлеп бирелгән киштәләргә урнаштыру юлы белән) башкарылырга тиеш. Табигый сөт продуктларын башка продукция белән кушу ярамый;

- сөт продукциясен сөт маен алмаштырмыйча урнаштыру «сөт маен алмаштырмаган продуктлар» дигән мәгълүмати язу белән озатылырга тиеш.

Кулланучылар проблемаларсыз гына үзләре алдында традицион сөт товары яки аңа охшаш үсемлек майлары булган продукт булуын билгеләргә һәм аңлы рәвештә сатып алу турында карар кабул итәргә тиеш.

Семинар барышында буклетлар һәм «Вестник Потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International