Китап укырга яратучылар китапханәгә җыелды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәсе китап укырга яратучыларны җыйды. Аралашу, үз әдәби теләкләрең турында сөйләү бу көнне хатын-кызлар клубын берләштерде.

Норматив документларны уку - ул үзенчәлекле сәнгать. Аны кулга төшереп, үз тормышыңны җиңеләйтә аласың. Ләкин моны эшләү җиңел түгел: бер үк норманы һәр кеше бөтенләй төрлечә аңларга мөмкин.

Кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр, анда катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм кулланучылар базары өлкәсендәге башка норматив-хокукый документлар, дәүләт оешмасы эшчәнлеге һәм аның төп вәкаләтләре белән таныштылар. Очрашуда катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга бәйле башка мәсьәләләрне дә карадылар. Белгечләр кулланучылар хокукларын бозган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат бирделәр, мошенниклык гамәлләреннән кисәттеләр һәм тормыштан мисаллар китерделәр.

Катнашучылар мәгълүмати материаллар алдылар: кулланучылар базарына кагылышлы төрле темаларга буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»  газетасы. Анда кулланучылар хокуклары һәм аларны яклау ысуллары турында туган сорауларга тиз арада җавап табарга мөмкин. Сатучылар безнең кулланучылар буларак хокукларыбызны үтәячәкләрме, бары тик бездән, безнең кулланучылар грамоталылыгыннан гына тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International