Сатучылар белән семинар үткәрелде

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Центр-2» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар белән аңлату чарасы үткәрде.

Сәүдә кагыйдәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары нигезендә мәгълүмат бирелде.

Товарлар, җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алмаштыруга һәм кире кайтаруга, бертөрле бәяләрне рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Сәүдә объектына сәүдә кагыйдәләре һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Закон тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек товарларын сату түбәндәге очракларда тыела:

- алар органолептик күрсәткечләр буенча куркыныч һәм (яисә) сыйфатсыз булса;

- алар бирелгән мәгълүматка туры килми (нормалаштырыла торган матдәләр составында билгеләнгән законнарга туры килми торган микъдарда була, аларда пычраткыч матдәләр бар яисә аларның күрсәткечләре билгеләнгән таләпләргә туры килми);

- аларга карата фальсификация факты ачыкланган булса;

- аларның законнарда каралган маркировкасы юк, йә аларга карата андый белешмәләр юк;

- төргәге герметик булмаса, деформацияләнгән консервлар һәм банкалар (капкачлары кабарган булса) һәм микробиологик бозылу билгеләренә ия булса;

- аларны саклау шартлары үтәлмәсә;

- алар эретелгән һәм кабат туңдырылган булса;

- аларның яраклылык срогы беткән булса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International