Әлмәт шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча халыкка консультацияләр бирделәр

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгече Александр Зверев белән берлектә Әлмәт шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирү оештырдылар.

Консультация барышында белгечләр төрле өлкәләрдә кулланучыларның сорауларына җаваплар бирделәр (торак-коммуналь, финанс, медицина, көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар, көнкүреш техникасы, кәрәзле телефоннар сатып алганда, товарларны дистанцион ысул белән сатып алганда). Гамәлдәге законнарда һәр конкрет ситуациядә нишләргә кирәклеге, сатучыга карата язма дәгъва әзерләү үзенчәлекләре аңлатылды.  

Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International