Сыйфат көне - илебез җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә сыйфат өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатының төп өлешенә - әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибар бирергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына барды.
Сәүдә предприятиеләрендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү, шулай ук үз тормышың сыйфатына һәм социаль даирәгә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләре буенча кизү торулар һәм семинарлар уздырылды.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелгән брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр тәкъдим ителде.
Социаль әһәмиятле товарларга мониторинг үткәрелде.