Сукырлар җәмгыятендә сыйфат атналыгы турында

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучылар хокукларын арттыру максатында Чистай җирле оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырдылар. 

Лекция барышында катнашучыларга 2024 елда сыйфат атналыгының «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы астында узуы һәм бу көннәрдә үткәрелә торган чараларның сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәтләрне дөрес сайлау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелү турында сөйләделәр. Товарларның, хезмәт күрсәтү процессларының югары сыйфаты бүгенге Россиянең символына әверелде, аның дәүләт сәясәте ил эчендә үзебезнең продукциягә ышанычны ныгытуга һәм халыкара аренада аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Чара барышында төрле мәсьәләләр каралды, аерым алганда, товарлар сатканда һәм хезмәт күрсәткәндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү, шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү мәсьәләләре, шулай ук катнашучыларның үтенече буенча кулланучыларның тиешле сыйфатлы товарлар алмашу хокукы аңлатылды.

Чара азагында белгечләр барлык сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International