2024 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев катнашында халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс белеме турында аңлатылды. Чара барышында сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар таратылды, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товарны алмаштырганда кулланучы хокукларына, техник яктан катлаулы товарларны кайтару срокларына кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар һәм түләнгән товарны китерү срогын бозган очракта сатучыга нинди нәтиҗәләр булачагын ачыкладылар.