Китапханәләр системасы хезмәткәрләре белән чара үткәрелде

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының Мөслим районындагы хезмәткәре Гүзәл Мифтахова Мөслим муниципаль районының Варяш-Баш авылы китапханәсе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Чара барышында норматив хокукый актлар таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре турында фикер алыштылар.

Хезмәткәр тиешле/тиешсез сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе, бәхәсне хәл итүнең дәгъвалы тәртибе, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү кебек мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.

Китапханәләр системасы хезмәткәрләре әледән-әле халык өчен «Кулланучылар хокуклары» дип аталган хокукый культура көне үткәрә, шуңа күрә алынган мәгълүмат файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International