Сыйфат көненә багышланган чаралар дәвам итә

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Сыйфат көне - илебез җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә сыйфат өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатының төп өлешенә - әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибар бирергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм.

Кулланучының товарлар һәм хезмәтләр сыйфатына хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 4 маддәсендә билгеләнгән.  Сатучы (башкаручы) сыйфаты килешүгә туры килә торган товарны кулланучыга тапшырырга (эшне башкарырга, хезмәт күрсәтергә) тиеш.

Товарларның (эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең) куркынычсызлыгы турындагы таләп шулай ук мәҗбүри һәм законның 7 маддәсендә билгеләнә.

Чыгарыла торган товарларның, күрсәтелә торган эшләрнең (хезмәтләрнең) сыйфаты һәр предприятие үсешендә беренче урында тора. Җитештерүче (башкаручы) товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ул билгеләгән бөтен хезмәт срогы яисә товарның (эшнең) яраклылык срогы дәвамында тәэмин итәргә тиеш.

Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук товарлар һәм хезмәтләр куркынычсызлыгы өлкәсендә тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында кизү торулар һәм семинарлар үткәрә.

Уздырылган чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International