Кама Тамагы районы Башкарма комитетында белгечләр өчен укулар узды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 4 статьясындагы нигезләмәләрдән күренгәнчә, продукциянең сыйфаты аңа кулланучылар ихтыяҗларын канәгатьләндерү сәләтен бирә торган үзлекләр җыелмасыннан гыйбарәт. Сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алына торган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, үрнәк яисә тасвирламага туры килергә тиеш.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International