Сыйфат атнасы дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр белән чара оештырдылар.
Белгечләр ай саен ял итүчеләр белән очрашалар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле темаларга лекцияләр, әңгәмәләр үткәрәләр, шәхси консультацияләр бирәләр.
Әлеге сменада 20 дән артык кеше ял итә. Чираттагы очрашуны Бөтендөнья сыйфат көненә багышладылар. Товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты, тормыш сыйфаты турында сөйләштеләр. Өлкән буынга кулланучылар базары өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлаттылар, төрле ситуацияләрне мисаллар белән тикшерделәр һәм күңелсез очракларны хәл итүнең оптималь юлларын аңлаттылар.
Тыңлаучылар төрле мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар. Һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүматны ишетә алды.
Чара дустанә һәм иркен атмосферада узды. Пансионат администрациясе билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән һәр очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына район халкының белем дәрәҗәсен күтәрүләре өчен рәхмәт белдерде.