Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Хафизова «Кама Таңнары»социаль ярдәм үзәгендә товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар уздырды.
Чара барышында гражданнарга Кулланучылар хокукларын яклау турындагы 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды.
Гамәлдәге законнар кысаларында техник яктан катлаулы товарларга гарантияле хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, товарларга экспертиза үткәрү нигезләре каралды, шулай ук сыйфатсыз товарны кире кайтару процедурасы аңлатылды.