Тормыш нормасы буларак сыйфат - Халыкара сыйфат көненең төп максаты, аны инде 30 елдан артык ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтәләр.
Студентларда сыйфат идеологиясен формалаштыру максатыннан, Баулы аграр көллиятендә «Сыйфат дәресе» үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 4 статьясындагы нигезләмәләрдән күренгәнчә, продукциянең сыйфаты кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү сәләтен бирә торган үзлекләр җыелмасыннан гыйбарәт, дип сөйләде. Сыйфатлы продукция мәҗбүри таләпләргә, килешү шартларына туры килергә, сатып алына торган максатларда файдалану өчен яраклы булырга, үрнәк яисә тасвирламага туры килергә тиеш. Шулай ук конкрет проблемаларны хәл итү ысулларын күрсәтте, кулланучылар мәнфәгатьләрен яклау буенча профессиональ киңәшләр бирде.
Балаларның бу мәсьәләне өйрәнү белән кызыксынулары сизелеп тора иде. Бу барыннан да элек алар актив катнашкан белгеч белән әңгәмәдә чагылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль темаларга буклетлар һәм газеталар тарату белән үрелеп барды.