Белгечләр Игелек йортында

2024 елның 15 ноябре, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге һәм Яр Чаллы территориаль органы хезмәт коллективы белән хезмәттәшлек инде бер ел гына дәвам итми. Шәһәр халкы аны ягымлы итеп «Игелек йорты» дип атый. Һәм бу очраклы түгел. Нәкъ менә монда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итәләр, медицина күрсәткечләре буенча гына түгел, үз хокукларын якларга да өйрәтәләр.

Сыйфат атналыгы узган көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре үзәккә килүчеләргә «Честный знак» дәүләт маркировкасы системасы турында сөйләделәр.

«Честный знак» ярдәмендә без дарулар, сөт, су, аяк киеме, хушбуй һәм башка товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына ышанычыбызны арттырабыз.

Белгечләр «Кулланучылар өчен гадел билге» мобиль кушымтасы ярдәмендә товарларны тикшерү мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Очрашу кызыклы үтте. Әңгәмәгә учреждение хезмәткәрләре дә кушылды, чөнки бу тема бүген беркайчан да булмаганча актуаль.

Очрашу ахырында чарада катнашучы һәркем «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар базары өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турындагы белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International