Сыйфат атналыгы кысаларында Кайбыч районында федераль дәрәҗәдәге челтәр кибетләрендә предприятие хезмәткәрләре өчен дә, сатып алучылар өчен дә профилактик чаралар – консультация өстәлләре уздырылды.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен карадылар; «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү хакында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре аңлатылды, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында рус һәм татар телләрендә оешма элмә тактасы булу һәм товарлар турында мәгълүмат булу турында консультацияләр бирелде.
Кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен барлык катнашучыларга да кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә мәгълүмати белешмәләр таратылды.