Укучылар өчен Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган класс сәгате үткәрелде

2024 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә 10 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрделәр. Чара Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган иде. Дәрес барышында Бөтендөнья сыйфат көненең барлыкка килү тарихын сөйләделәр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләрен аңлаттылар, кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы турында сөйләштеләр. Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Укучыларда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең кулланучылар базары турында белемнәр, дөрес кулланучылар тәртибе күнекмәләре һәм үзләренең кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү максатында укучылар арасында анкета үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International