Көнкүреш техникасы кибетендә гражданнарга консультацияләр уздырдылар

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәренең көнкүреш техникасы кибетендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Бөтендөнья сыйфат көнен үткәрүнең төп максаты - дөньяда җитештерелә торган продукциянең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү.

Чара барышында кибеткә килүчеләр белән Татарстан Республикасының кулланучылар базарында сатыла торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Безнең тормыш өлкәләренең барысы да «сыйфат» төшенчәсе, иң яхшыга ия булу һәм камилләшү теләге белән бәйле бит.

Кибеткә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар тапшырдылар. Әңгәмә барышында кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International