Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече белән берлектә Нурлат шәһәренең «Цифропарк» кибетендә сатучылар өчен аңлату чарасы уздырды.
Әлеге объектта компьютер техникасы һәм кәрәзле телефоннар сатыла. Чарада ваклап сату-алу шартнамәсе буенча көнкүреш билгеләнешендәге товарларны сату үзенчәлекләре, товарга гарантия срогын билгеләү өлкәсендә сатучының хокуклары һәм бурычлары, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучының хокуклары, товарның кимчелекләрен бетерү сроклары каралды.
Укыту чарасы барышында ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сатканда кулланучылар хокукларын үтәү буенча сорауларга һәм тәкъдимнәргә җаваплар бирелде.
Сәүдә объектына сәүдә кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча төрле файдалы буклетлар тапшырылды.