Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Каргали авылында комплекслы чаралар үткәрделәр.
Белгечләр Каргали гимназиясе укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча Каргали авыл җирлеге халкы белән очрашу һәм Башкарма комитет белгечләре өчен семинар-уку оештырдылар.
Чара барышында укучыларга «Честный знак» милли маркировка системасы турында сөйләделәр, аның төп бурычы кулланучыларга сатып алына торган продукциянең чынлыгын һәм сыйфатын гарантияләү. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләрен карадылар. Дәрес азагында «Грамоталы кулланучы» темасына анкета һәм викторина үткәрелде.
Авыл халкы белән очрашу һәм Башкарма комитет белгечләре белән семинар вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлаттылар, җирле халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирделәр. Чарада катнашучы гражданнарга мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга буклетлар тәкъдим иттеләр.