Эшмәкәрләр белән очрашулар оештырылды

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Үз эшчәнлекләре турында белемнәрен арттыру максатында Тәтеш шәһәрендә ай саен эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне уза. Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында чираттагы очрашу узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова катнашты.

Бу көнне кече һәм урта бизнес вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләрен карадылар:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре;

-2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча Законнардагы үзгәрешләр һәм товарларны сату кагыйдәләре.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башкарма комитеты хезмәткәре һәм территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова Яшел Үзән шәһәре базары территориясендә сәүдә, хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кече бизнес вәкилләре белән очрашу үткәрделәр.

Очрашу барышында кече бизнеска ярдәм чаралары турында әңгәмәләр уздырдылар, «Честный знак» маркировкалау системасы, шулай ук контроль-касса техникасы һәм профилактик визитлар буенча фикер алыштылар.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычлары һәм хокуклары, товарны алмаштыру яки акчаларны кире кайтару буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую сроклары һ.б. аңлатылды. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль закон нормалары да каралды.

Чара барышында теләүчеләр гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган төрле телләрдә эшләнгән белешмәләр һәм буклетлар алдылар, анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International