Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки муниципаль районының «Алып Хан» сәүдә йортында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кизү тору оештырды.
Мондый чараларны уздыру үз хокукларын танып белү белән кызыксынган җәмәгатьчелектә кызыксыну уята, бу исә тотрыклы кулланучылар тәртибе буенча белем һәм практик күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә.
Товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре белән беррәттән, үзәккә килүчеләрне сәүдә һәм көнкүреш хезмәтләре өлкәсендәге проблемалар, шул исәптән сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны кире кайтару тәртибе, тиешле сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү сроклары кызыксындырды. Барлык теләүчеләргә танышу өчен кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр тапшырылды.