«Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында консультация уздырдылар

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гражданнарга мәгълүмат һәм консультация бирү, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның актуаль аспектларын аңлату, кулланучыларга практик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрә.

Чираттагы шундый чара «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормалары каралды. Килгән сорауларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре нигезендә җавап бирделәр.

Тыңлаучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән, актуаль темаларга брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмат белешмәләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International