Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Кулланучылар хокукларын яклау» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина белән берлектә күпфункцияле үзәкнең Идел буе бүлегендә халык өчен консультация өстәле оештырдылар. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә яңгыраган сорауларга аңлатмалар бирелде:
- сыйфатсыз товарлар сатып алу,
- хезмәт күрсәткәндә җитешсезлекләрне ачыклау.
Моннан тыш, кулланучының товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибен һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлаттылар.