Сәүдә үзәгендә профилактик чара уздырдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә Чаллы шәһәренең «Тулпар» сәүдә үзәгендә профилактик чара уздырдылар.

Хакимият органнары вәкилләре «АртМебель» сәүдә ноктасы вәкилләре белән очрашты.

Сәүдә өлкәсенә кагылышлы күп кенә сораулар яңгырады.  «Сыйфат» төшенчәсе турында фикер алыштылар: ул кайчан барлыкка килгән, һәм аңа нинди төшенчәләр иярә.

Эшмәкәрләргә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.

Чара кысаларында эшмәкәрләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр тәкъдим иттеләр:

- «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы»,

- «Җиһаз сатып алучылар өчен белешмәлек»,

- «Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (эшләр башкару) турында шартнамә»,

- «Ничек дөрес дәгъва төзергә»  һәм башка буклетлар.    

Яр Чаллы территориаль органы «Тулпар» сәүдә үзәге администрациясенә чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә, шулай ук киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерә.

Кулланучылар грамоталылыгын арттыру, кулланучыларга сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү – мондый чараларның төп максаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International