Өлкән буын арасында кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә укулар үткәрде.
Гражданнар еш кына, бигрәк тә олы яшьтә булу сәбәпле, ышанучан һәм кайчак беркатлы булалар. Тыңлаучылар кулланучылар законнары турында, эшләрне башкарганда кулланучы хокукларын ничек якларга, кулланучы хокукларын бозган өчен җаваплылык турында, тиешле сыйфатта булмаган товарны ничек дөрес алыштырырга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Лекцияләр барышында тыңлаучылар тәкъдим ителгән темалар буенча гына сораулар бирмәделәр. Техник яктан катлаулы товарлар, кәрәзле телефоннар сатканда кулланучылар хокуклары, товарлар сатып алганда иминиятләштерүләрне көчләп тагуның законлылыгы, азык-төлек продуктларына һәм азык-төлек булмаган товарларга акцияләр үткәргәндә сатучылар тарафыннан тулы һәм дөрес мәгълүмат җиткерү һ.б. мәсьәләләргә аңлатмалар бирелде. Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, буклетлар тапшырды.