Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итә. Продукция һәм товарларны Арча, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Саба һәм башка районнардан фермерлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - шәһәр халкына җирле җитештерүчеләрнең экологик чиста фермер продукциясен сатып алу мөмкинлеге ул. Ярминкәләрдә кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре сатып алучылар һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрделәр. Чара барышында азык-төлек товарларының сыйфаты һәм товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Сатучыларга сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның хокуклары һәм бурычларына, яраклылык срогына кагылышлы тәкъдимнәр бирелде.
Чара барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.