Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде.
Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Мәктәп хезмәткәрләренә кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары аңлатылды.
Мәгълүмати материалларны халык арасында тарату өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.