Спас районының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырдылар

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас районының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле уздырды.

Чара барышында кулланучыларга сыйфатлы товарларны, эшләрне һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу өчен тәкъдимнәр бирелде. Катнашучыларга кулланучының товарларның, эшләрнең яки хезмәтләрнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 4 һәм 7 маддәләре белән регламентлаштырылуын аңлаттылар. Моннан тыш, товарларның, эшләрнең (хезмәтләрнең) сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата таләпләр Таможня берлегенең Россия Федерациясе территориясендә кулланылырга тиешле техник регламентларында да бар.

Консультация өстәле барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Мөстәкыйль өйрәнү өчен күпфункцияле үзәккә килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темалар буенча буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International