«Яшел Үзән икмәк комбинаты» АҖ - Татарстан Республикасында икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча алдынгы предприятиеләрнең берсе. Предприятиедә югары сыйфатлы икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренең киң, даими яңартыла торган ассортименты җитештерелә. Тәҗрибәле хезмәткәрләр көн саен 40 төрдән артык икмәк-күмәч һәм 50 төрдән артык кондитер әйберләре җитештерү өстендә эшлиләр.
Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре, Роспотребнадзорның Яшел Үзән районы буенча идарәсе вәкиле белән берлектә, шәһәрнең фирма кибетләренең берсендә икмәк-күмәч эшләнмәләрен дегустацияләүдә булдылар. Дегустация вакытында кулланучылар тәкъдим ителә торган продукция, аның куллану үзенчәлекләре турында тулы мәгълүмат алдылар, шулай ук тәкъдим ителгән үрнәкләрне татып карау мөмкинлеге бирелде. Барлык продукция мәҗбүри сертификация уза, көн саен стандартка туры килү-килмәве тикшерелә.
Дегустация җирле продукцияне күрсәтү һәм базарга чыгару өчен менә дигән мөмкинлек булды.