Теләче районының Теләче авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Г.Ф. Гайфиеваның «Дуслык» кибетендә үз продукциясен тәкъдим итү-күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә үзләре җитештергән бәлешләр, пироглар тәкъдим ителде. Кулланучыларга камыр эшләнмәсен әзерләү кагыйдәләре, шулай ук төп продуктларга кыскача характеристика турында сөйләделәр, чөнки продукциянең һәрвакыт яңа, тәмле һәм һәркем сатып ала алырлык булуы бик мөһим.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат бирде, тиешле эчтәлекле буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын таратты.