Җирле үзидарә органнары белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен семинар-укулар үткәрделәр, анда районның икътисади үсеш, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге белгечләре катнашты.  

Семинарда сыйфатсыз товарларны сату-алу килешүләрен өзү һәм сыйфатсыз товар өчен акчаларны кире кайтару белән бәйле гамәли очраклар һәм аларны хәл итү юллары каралды.

Куллану культурасы һәм хезмәт этикасын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Семинарларны ачык диалог режимында уздыру җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясый. Белгечләр муниципаль берәмлек администрацияләре вәкилләрен борчыган сорауларга җентекләп җавап бирделәр, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нигезләмәләрен аңлаттылар, кирәкле киңәшләр бирделәр.

Укулар тәмамлангач, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International