Күп функцияле үзәккә килүчеләр өчен консультация өстәле оештырылды

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Чистай муниципаль районы күпфункцияле үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.

Уртак чара барышында күп функцияле үзәккә килүчеләрне борчыган мәсьәләләр каралды.

Мәсәлән, кайбер гражданнарны сатудан соң таләпләр куелган вакытта бәясе шактый арткан сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару тәртибе, шулай ук кредитка сатылган товарны кайтару тәртибе кызыксындырган. Моннан тыш, гражданнар инициативасы буенча, кулланучылар тарафыннан башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланган очракта законнарга аңлатмалар бирелде һәм башкаручының эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозу нәтиҗәләре әйтелде.

Әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон кысаларындагы башка мәсьәләләрне дә карадылар. Үзәккә килүчеләргә сыйфатлы товарларны, эшләрне һәм хезмәтләрне дөрес сайлап алу өчен тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International