Эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәл үткәрелде

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән бергә эшмәкәрләр өчен «түгәрәк өстәл» үткәрделәр.

Чара барышында эшкуарларның сорауларына җавап бирделәр, кулланучылар товарның сыйфаты буенча мөрәҗәгать иткәндә хуҗалык субъектының гамәлләрен тикшерделәр, гражданнар белән аралашу барышында эшкуарларда туа торган мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын карадылар, кулланучылар хокукларын яклау буенча тематик буклетлар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International