Югары Ослан базарында кизү тордылар

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Югары Ослан базарында кулланучылар һәм сатучылар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.

Кизү тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нормаларын, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.  Эшмәкәрләр кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар. Чараның төп максаты - эшкуарларга һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү, шулай ук кулланучыларга ярдәм итү һәм кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.

Чара барышында сәүдә вәкилләренә һәм кулланучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International