Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече белән берлектә Нурлат шәһәренең «Магнит-косметик» кибетендә консультация өстәле уздырды.
Әлеге объектта косметика, көнкүреш химиясе, йорт өчен товарлар сатыла. Көнкүреш химиясе товарларын, парфюмерия-косметика продукциясен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре белән җайга салына.
Чарада катнашучы гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә сатылучы товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында бирергә һәм аңлаешлы рәвештә сатып алучыга җиткерергә тиеш, дип аңлатылды.