Яшел Үзән шәһәрендә эшмәкәр хатын-кызлар белән түгәрәк өстәл оештырдылар

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре эшмәкәрләре белән эшлекле очрашу булды. Очрашуда Яшел Үзән районы Башкарма комитетының кулланучылар базары бүлеге башлыгы Марат Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм район эшмәкәрләре катнашты. Чара түгәрәк өстәл артында диалог формасында узды. 
Катнашучыларга закон нормалары, финанс хезмәтләре базарында аларның хокуклары аңлатылды; цифрлы технологияләрне һәм интернетны куллану финанс оешмаларына үз хезмәтләренә керүне тизләтергә һәм гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләштеләр; «Честный знак» маркировкасы белән эшләү турында фикер алыштылар. 
Эшмәкәрләр үз чиратында үзләренең проблемалары һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Чара барышында катнашучылар үз сорауларына җаваплар алдылар. Алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикадагы буклетлар һәм белешмәләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International