Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Табыш» ҖЧҖнең «Находка» сәүдә объектында акция үткәрделәр. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп маддәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату – алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре аңлатылды.
Сәүдә объектына килүчеләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белү буенча викторинада бик теләп катнаштылар.
Катнашучылар барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр ала алдылар. Аларга шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе, кулланучының җитештерүче һәм сатучы турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматка хокукы, эш режимына һәм сатыла торган товарлар (хезмәтләр) турында хокуклары аңлатылды.
Шулай ук катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр таратылды.