Территориаль орган вәкилләре укучыларга үз хокукларын яклау турында сөйләделәр

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик дәресләр узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Россия – сыйфат билгесе булган ил» Бөтендөнья сыйфат атналыгы тематикасы буенча лекция белән килделәр.

Интернет челтәрен иң актив кулланучылар - яшьләр. Шуңа күрә очрашу барышында укучыларга куркынычсыз онлайн-шопинг чаралары, кулланучылар хокукларын яклау ысуллары, әлеге хокукларны бозу очракларындагы гамәлләр турында мәгълүмат җиткерелде. Шуның белән бергә товарларны яки хезмәтләрне сатуның әлеге ысулына хас җайга салу нечкәлекләре дә әйтелде. Үз хокукларын яклауның судка кадәрге тәртибенә игътибар иттеләр. Моның өчен кулланучы хокукларын бозган оешма адресына дәгъва җибәрелә, дип аңлаттылар. Әгәр кулланучының таләпләре ирекле, дәгъва тәртибендә канәгатьләндерелмәгән булса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Онлайн алыш-бирешне планлаштыру процессында нинди дә булса шик туганда үз хокукларының бозылуын булдырмас өчен, кулланучылар һәрвакыт Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Кирәкле номерлар һәм башка координаталар кулланучылар базарының төрле темаларына буклетларда күрсәтелгән, алар очрашу азагында тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International