Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Яңа Шаши авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итте.
Очрашуда гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрен карадылар:
- тиешле сыйфатлы товарларны алмаштырган һәм кире кайтарган очракларда кулланучы хокуклары;
- товарларга экспертиза үткәрү;
- сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару;
- дәгъва белдерү тәртибе һәм сроклары.
Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә җаваплар бирелде.
Халыкның кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен, катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.