Контрольдә тотылучы субъектлар белән гавами чара уздырдылар

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Мамадыш муниципаль районында «Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре» темасына гавами чара уздырды.

Чарада Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, районның алкоголь һәм сыра продукциясен сатучы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләре катнашты.

Территориаль орган башлыгы Гөлшат Вафина киңәшмәнең төп максатын билгеләде - профилактик чаралар системасын үстерү, контрольдәге субъектларның алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү. Чара кысаларында катнашучылар законнардагы үзгәрешләр һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы шартларында алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә урнашкан суд практикасы белән таныштылар.  Гавами чарада катнашучыларга «Госуслуги» порталында профилактик визит һәм консультация үткәрүгә онлайн-язылу эшләве турында өстәмә мәгълүмат бирелде. Әлеге чараларны үткәрү алкоголь базарында катнашучыларның контроль-күзәтчелек органнары белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.

Гавами чарада катнашучылар үзләренең сорауларын шәхсән бирергә мөмкинлек алдылар, аларга нигезле һәм тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International