Арча муниципаль районында Өченче буын университеты базасында Хокукый белемнәр мәктәбе укучылары белән очрашу уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина да катнашты. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аның функцияләре һәм бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерде. Очрашу барышында түбәндәге темалар кузгатылды:
- сатып алучыларны алдау ысуллары,
- сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле,
- тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында,
- хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар турында,
- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустацияләр нәтиҗәләре турында.
Тыңлаучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксындырган сораулар бирделәр, шәхси тәҗрибәдән мисаллар сөйләделәр. Белгеч компетенция чикләрендә җаваплар бирде.
Очрашу җылы атмосферада узды, тыңлаучылар уздырылган чарадан канәгать калдылар. Катнашучыларга мәгълүмати тарату материалы, мәгълүмати бюллетень, сәүдә кагыйдәләре тәкъдим ителде.