Бер килүдә берничә хезмәт алырга мөмкин

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бер урында берничә хезмәт алырга мөмкин булганда уңайлы. Күпфункцияле үзәкләр хезмәтләрнең зур спектрын алырга ярдәм итә, бу исә вакытны сизелерлек экономияли. Фатирга милек хокукын теркәргә яки паспортны алыштырырга килдегезме, бер уңайдан кулланучылар базары өлкәсендә үз сорауларын да хәл итә аласыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән уртак консультация өстәле уздырды.  

Чара узган көнне өч кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте. Сораулар онлайн сатып алынган сыйфатсыз аяк киеме, мебель (диван) әзерләү сроклары бозылган очракта кулланучылар хокукларын кире кайтаруга кагыла иде.

Гражданнарга тиешле ведомстволар вәкилләре тарафыннан гамәлдәге законнар нигезендә мәгълүмат бирелде, дәгъва төзегәндә ярдәм күрсәтелде. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле юнәлешләр буенча буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International