Профилактик чаралар уздырылды

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2024 елның 10 аенда ведомство буйсынуындагы территорияләрдә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектларына карата 250дән артык профилактик чара үткәрделәр. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 219 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 18 консультация үткәрелде.

Профилактик визитлар һәм консультацияләр барышында контроль астындагы субъектларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында мәгълүмат бирелде.

Бизнес вәкилләренә аларның эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләр телдән аңлатылды. Аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләштеләр. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозу очракларына, әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чараларына һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибенә мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектларга әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International