Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән семинар уздырдылар

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән семинарлар үткәрде.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләрен, законнардагы үзгәрешләрне, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен карадылар.

Сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр рәсмиләштерү мәсьәләләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, сатып алынган товарда җитешсезлекләр килеп чыкканда кулланучылар белән мәсьәләләрне ничек хәл итәргә, сатучы тарафыннан дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында аңлатмалар бирелде.

Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International